324 БЕРЕНЧЕ .TATAR: GOOGLE ДАН САБЛАРГА КАДӘР
324 БЕРЕНЧЕ .TATAR: GOOGLE ДАН САБЛАРГА КАДӘР

ФАРАЗЛАУЛАР БУЕНЧА, МИЛЛИ-МӘДӘНИ ДОМЕНДА ТЕРКӘЛҮЛӘР САНЫ 8 МИЛЛИОННАН АРТА АЛА

 

Бүген, өстенлекле теркәлү башланганнан бирле ярты ел узгач, .TATAR домен исемен һәркем алырга мөмкин. Беренче ике сәгатьтә 174 гариза бирүче бу мөмкинлектән файдаланды. Теркәлү бәясе елына 520-830 сум. «БИЗНЕС Online» га эшлекле даирәләр вәкилләре белдергәнчә, яңа доменның техник проблемалары булырга тиеш түгел, ләкин .tatar доменын, “үле зона” булмасын өчен, популярлаштырырга кирәк.

 

.TATAR да 324 ИСЕМ

Бүген көндез .tatar милли-мәдәни доменында ачык теркәлү ачылды. «БИЗНЕС Online» газетасына ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр иткәнчә, беренче ике сәгатьтә 174 гариза килде. Домен исемен теркәү өчен аккредитацияләнгән теркәүчеләрнең берсенә мөрәҗәгать итәргә яки теркәү сайтына алдан гариза бирү кирәк.

Теркәү бәясе теркәүчеләрдә төрле: Ru-Center аша елына 830 сум булырга мөмкин (озайту бәясе дә елына 830сум), REG.RU аша - 555 сум, Webnames.ru - 520 сум. «Опенпровайдер»да бәяләрне сайт аша белеп булмады.

Яңа зонада домен исемен һәр кеше һәм оешма терки ала, дип искәртәләр элемтә министрлыгында, “шул исәптән татар этносы мәдәнияты, теле һәм тарихы белән кызыксынучы кешеләр, татарлар өчен товарлар җитештерүче яисә хезмәт күрсәтүче предприятиеләр” дә.

Фаразлауларга караганда, .tatar доменында теркәүләр һәм потенциаль кулланучылар саны 8 миллионнан арта ала, дип сөйләгән иде «БИЗНЕС Online» га «Технический центр «Интернет» ЯАҖ генераль директорының беренче урынбасары Марина Никерова (.ru, .рф һәм .su милли доменнарында төп реестрны һәм теркәүне дә алып бара). Теркәүне берничә этапка бүлделәр: 2014 елның 29 августыннан 27 октябрьгә кадәр (өстенлекле), 2014 елның 5 - 25 ноябрьдә (республика дәүләт хакимияте органнары өчен өстенлекле тәртип), 2014 елның 1 - 21 декабрьдә (товар знаклары ияләре, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм коммерцияле булмаган оешмалар өчен). Премиаль теркәү шулай ук 2015 елның 3 февраленнән 16 мартына кадәр берничә этапка бүленеп алып барылды. ТР элемтә министрлыгы мәгълүмат хезмәте «БИЗНЕС Online» га хәбәр иткәнчә, .tatar доменында исем алырга Google, Microsoft, Facebook, Instagram, YouTube, LinkedIn, «Татмедиа», «Татнефть», «Таттелеком», «Татспиртпром», «Иннополис», «АК БАРС» Банк һәм Татфондбанк, ТР Саба районы администрациясе һәм башкалар гариза бирде – августтан башлап барлыгы 150 исем. Домен исемнәренең 80 проценттан артыгын Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмалар теркәде.

Искәртик, югары дәрәҗәдәге доменны булдыруны Татарстан хакимияте хәл итте – 2012 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләве буенча .tatar доменын алуга гариза биргән координацион үзәк булдырылды. Гариза 2012 елның 12 гыйнварында бирелде, ә киләсе елның июнь аенда уңай җавап алынды: координацион үзәк ICANN корпорациясе белән югары дәрәҗәдәге домен белән идарә итү өчен килешү имзалау хокукын алды. .Tatar домены инфраструктурасына комлекслы хезмәт күрсәтү өчен җавап бирүче реестрның техник операторы итеп «Технический центр «Интернет» ЯАҖ билгеләнде.

 

«ҺӘР ОЧРАКТА БУ АЛГА ЭТӘРҮГӘ ЯРДӘМ ИТӘ»

«БИЗНЕС Online» газетасы әле теркәлеп өлгермәгән бизнес вәкилләреннән доменның никадәр кызык булуы хакында сорады.

 

Олег Афанасьев — — «КАМАЗ» ААҖ матбугат хезмәте җитәкчесе:

— .Tatar доменында без якын арада – берничә көннән соң – теркәләбез. Бу компаниябезнең принципиаль карашы — без Россия территориясендә булган һәр домен исемендә бар: .org, .ru, .com, .рф. КАМАЗ домен исеме беренчеләрдән булуын телибез. Безнең фикеребезчә, продукциябезне алга этәрү шартларының берсе ул. Бу доменнарга керүчеләр саны мөһим түгел, һәр очракта бу алга этәрүгә ярдәм итә. Әлбәттә, домен исемебез башка кешеләргә, ошемаларга эләкмәсен өчен, без күзәтеп торабыз.

 

Азамат Сабиров — AVT генераль директоры:

— Регион өчен .tatar булу яхшы күренеш, ә бизнеска файдасын әле бәяләргә кирәк. Туризм тармагындагы кеше һәм йөк йөртүчеләрнең халыкара ассоциациясе аккредитацияләгән компанияләрдә махсус домен исемнәре бар — .aero һәм .travel. Әгәр дә без эчке кулланыш өчен, бары Татарстанга гына бәйле продукт ясасак, ул очракта .tatar домены кызыклы булыр иде. Татарстанда кабул итүгә эшләүче туристик компанияләргә бу кызык була ала. Әмма ул чакта .tatarstan ясыйсы иде. Tatar сүзе белән күп төрле буталчык була ала.

 

Владислав Хорочкин — «ЮрЦентр» күчемсез милек агентлыгы җитәкчесе:

— .Tatar популяр домен исеме булырга мөмкин, әгәр дә, мисал өчен, анда эре оешмалар, базардагы лидерлар теркәлсә. Яки, әйтик, биредә федераль оешмалар филиал ачып, .tatar зонасында теркәлсәләр. Сайт белән эшләгәндә, ресурска кулланучылар керүе, ресурсның сата алуы мөһим. Шуңа күрә андый доменны рекламалау зарури. Әлегә исә андый доменда мин теркәлмәс идем. Төп сәбәп - .ru һәм .com доменнарына кешеләр ияләшкән, интернетта эзләгәндә, әлеге доменнар автоматик рәвештә килеп чыга.

 

Дмитрий Демидов — «Матрица» ИК генераль директоры:

— Домен эшендә техник яктан проблемалар булырга тиеш түгел. Ru-Center тәҗрибәсе зур, алар иде берничә домен исемен эшләтеп җибәргәннәре бар. Шуңа күрә домен эшендә техник мәсьәләләр борчымас.

Фаразларга килгәндә, популярлык доменны ничек итеп тәкъдим итүгә бәйле. Беренче чиратта бәя мөһим. Ул кыйбат булмаса, күбесе проектары өчен доменнарны сатып алачаклар. Домен бәясе — базардагы уртача бәя. 600 сумга Ru-Center терки, 590 — хосусыйчылар базарында. Күпләп сату базарында, әлбәттә, бәя кимрәк. Мин .ru һәм .рф зоналарында доменны 90 сумга ала алам.

 

Инна Яркова — «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм итүче коммерцияле булмаган фонд директоры:

— — Әгәр дә без нинди дә булса халыкара оешма белән эшләсәк, ә исемебез .tatar доменында булса, бу үзеңне тәңгәлләштерү мәсьәләсе була, республика белән бәйли. Нишләп әле андый домен исемен алмаска?

Исемлекекә кире кайту