ТАТАРСТАН ИНТЕРНЕТТА: ТИРӘНГӘ ҺӘМ ЮГАРЫГА
ТАТАРСТАН ИНТЕРНЕТТА: ТИРӘНГӘ ҺӘМ ЮГАРЫГА

Эзләү сайтында «Татарстан» сүзен җыегыз, компьютер төрле доменнарда теркәлгән күп төрле ресурслар исемлеген чыгарачак. .Ru, .рф доменнарыннан башлап org,. aero,. net һәм .com доменнарына кадәр. Билгеле, Татарстан Глобаль челтәрдә ныклы урын алып тора, ләкин үзен күп тармакларда лидер дип санаган республиканың, шул исәптән IT өлкәдә дә, әле күптән түгел югары дәрәҗәдәге домены юк иде.


Биредә искәртергә кирәк, Россия регионнары арасында мондый домен Мәскәүдә генә бар, шундый ук милли доменнар дәүләтләрдә бар, ә регионнардан Испаниядәге Каталониядә генә бар. Аның домены .cat каталон телендәге яки Каталония мәдәнияте белән бәйле веб-сайтлар өчен генә эшли. Безнең домен максаты шуңа охшаш.


— .TATAR югары дәрәҗәдәге домен – милли-мәдәни һәм тарихи проект, ул дөньядагы татарларның тел һәм этник төркемнәрен берләштерергә мөмкинлек бирә – ә бу 8 миллион кеше, шул исәптән Россиядә яшәүче 5,5 миллион татар да, - дип хәбәр итте ТР Хөкүмәте Йортында үткән брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. – Моннан тыш, проектның коммерция ягыннан да уңайлыклары бар - домен Татарстан базарынан икәнен, татар милләтенә якынлыгын күрсәтергә теләгән предприятиеләргә дөнья икътисадый базарында имидж өчен өстенлек алырга мөмкинлек бирә. Ләкин беренче чиратта бу иҗтимагый оешмаларга, мәгариф ресурсларына үзләрен тәкъдим итү өчен мөмкинлек.


Вице-премьер сүзләренчә, .tatar доменын алуга гариза 2012 елның гыйнварында бирелде. Шулай да 15 ел элек үк мөстәкыйль домен булдыру турында сүз күтәрелгән иде, әмма ул чакта Челтәр тиешле дәрәҗәдә түгел иде, һәм аны кулланучылар да аз иде.


— Барысы үз вакытында эшләнә. Унбиш ел элек әлеге проектны башлау иртә иде әле, — дип ышанып әйтте Роман Шәйхетдинов. — Хәзерге вакытта интернет-коммуникацияләрнең халыкка бик якын чагы.


Һәм менә безнең мөстәкыйль милли югары дәрәҗәдәге доменыбыз — .tatar — эшли башлый. Домен белән идарә итүгә хокук бирүче рәсми документ 29 август көнне республика башлыгына бирелде. Шунда Президент аны эшләтеп җибәрергә йөкләмә бирде.


Ләкин безнең доменны Челтәрдә табып булмый, чөнки ул әле тест режимында сынала, шулай да доменнар исемнәрен өстенлекле теркәү бер атна элек үк башланды. Һәм декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Беренче этапта, 27 октябрьгә кадәр, товар знаклары һәм эре халыкара компанияләр теркәлә ала. Аннары, 5 - 25 ноябрьдә, .tatar доменында исемнәрен Татарстан дәүләт органнары, дәүләт бюджеттан тыш фондлар белән идарә итү органнары, җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре теркәләчәк. Өченче этапта, 1 - 21 декабрьдә, бу хокук товар знаклары ияләренә, ММЧ һәм коммерцияле булмаган оешмаларга бирелә. Һәр теләүчегә ачык теркәү 2015 елның 23 мартыннан башлана.


— Хәзерге вакытта аккредитацияләнгән теркәүчеләр исемлеге һәм алар белән элемтә өчен мәгълүматлар dottatar.ru ресурсында бар, анда гариза да биреп була. Якын арада теркәүчеләр саны артачак, - дип билгеләде Роман Шәйхетдинов.


Доменны теркәү буенча тишеле түләүләр күләме 185 мең доллар тәшкил итте. Ләкин, вице-премьер сүзләренчә, бу домен – икътисадый яктан мөстәкыйль, бюджеттан өстәмә чыгымнар таләп итми.

Роман Шәйхетдинов әлеге проектның Татарстан, республикага катнашлы кешеләргә, татар халкы өчен аеруча әһәмиятле һәм кирәкле булуына ышана. Һәм теләүчеләр әлеге интернет-доменда никадәр тиз арада адресларда урнашсалар, шул кадәрле дөньяда республика тавышы катырак яңгырар.

ХАЛИТОВА Ирина
Татарстан Республикасы

Исемлекекә кире кайту