АККРЕДИТАЦИЯЛӘНГӘН ТЕРКӘҮЧЕЛӘР
  RU-CENTER (ЗАО «Региональный Сетевой Информационный Центр») – Россиядә ICANN аккредитацияләгән беренче һәм иң эре доменнар теркәүчесе һәм алдынгы хостинг-провайдеры. RU-CENTER доменнар теркәү базарында 2000 елдан бирле эшли һәм 3 меңнән артык доменга хезмәт күрсәтә. Әлеге теркәүчене 68 илдән 550 меңнән артык клиент һәм 8 меңнән артык партнер сайлады. 2012 елда «Рунет Премиясе» нә лаек булган RU-CENTER ның «Дөньяның барлык доменнары» сервисы клиент гаризасы буенча дөньяның теләсә кайсы домен зонасында үзләре теләгән домен исемен теркәү мөмкинлеген тәэмин итә. RU-CENTER региональ вәкилләре офислары Россиянең 29 шәһәрендә бар. Халыкара базарда RU-CENTER Украина, АКШ, Австралия, Германия, Япония, Франция һәм Люксембургта тәкъдим ителә. RU-CENTER ның доменнарны теркәү эшчәнлеге «Альфастрахование» ААҖ тарафыннан иминләштерелгән.
     
 

REG.RU – Россиядә 1 нче номерлы хостинг-провайдер һәм доменнар регистраторы (StatOnline.ru мәгълүматлары буенча, теркәлгән доменнар һәм .RU һәм .РФ милли зоналарында урнаштырылган сайтлар саны буенча беренче урында тора), Европада аккредитацияләнгән иң эре регистраторларның берсе. Компания сайтында кулланучылар доменнарны 750 домен зонасында теркәргә; хостингка, болытлы VPS, физик серверларны арендалауга, GPU-та болытлы исәпләүгә, SSL-сертификатларга, сайтлар булдыру өчен инструментларга һәм башкага заказ бирергә мөмкиннәр. REG.RU онлайн-бизнесны башлау һәм алып бару өчен инструментларның тулы җыелмасын бирә.

Компания базарда 2006 елдан бирле эшли. REG.RU хезмәтеннән 1 700 000-нән артык шәхси зат һәм оешма файдалана, ә хезмәт күрсәтүдә 3 000 000 домен тора.

     
  Webnames.ru – Россия базарында доменнар теркәүчеләр лидерларының берсе, ICANN аккредитацияләгән теркәүче. Аның карамагында 500 меңнән артык домен исеме, 200 мең клиент аңа ышана. Webnames.ru 150 милли һәм халыкара домен зоналарында исемнәр теркәүне тәкъдим итә. Ун ел дәвамында компания актив рәвештә кириллицадагы интернет-адреслар идеясен алга этәрә. Webnames.ru шулай ук теләсә нинди сайтлар өчен ышанычлы хостинглар, VDS, аерымланган серверларны арендалауны тәкъдим итә. Компания офислары Россия, Украина, Белоруссия һәм Казахстандагы 26 шәһәрдә бар.
     
 

Опенпровайдер – Европа базарында Бенилюкс регионындагы электрон сервислар буенча алдынгы теркәүче. Компания 400 дән артык югары дәрәҗәде доменнарны теркәү буенча тулысынча автоматлаштырылган сервис тәкъдим итә, шул исәптән яңа gTLD зоналары, DNS зоналар белән идарә итүне, SSL сертификатларның киң диапазонын, Parallels лицензияләрен, спамны фильтрлау өчен алымнарны тәкъдим итә.

     
  Key-Systems – дөньяда иң уңышлы домен исемнәрен теркәүчеләренең берсе, 1998 елдан бирле эшли. Компания дөньядагы 100 меңнән артык кулланучы һәм 2 мең арадашчы өчен 4 млн. домен исеменә хезмәт күрсәтә. Хәзерге вакытта Key-Systems 1 меңнән артык домен зонасында теркәүне тәкъдим итә, һәм доменнар портфеле арта бара. Теркәү хезмәте атвоматлаштырылган режимда өч махсус портал аша алып барыла: domaindiscount24.com (берәмләп сату), RRPproxy.net (реселлерлар) һәм BrandShelter.com (корпоратив клиентлар). Домен исемнәрен теркәүдән кала порталлар шулай ук SSL сертификатлар, vServers, DNS, хостинг, брендны саклау һәм мониторинг кебек өстәмә хезмәт күрсәтәләр. Key-Systems оешмасвының бүлендек компанияләре бар - Skyway Datacenter GmbH һәм KSregistry GmbH.
     

 

 

Әгәр дә сез .TATAR доменында теркәүче булырга телисез икән, тишле бүлекчәдә тишеле гамәлләр тәртибе белән таныша аласыз монда