КЕМГӘ ҺӘМ НИК

.TATAR домены аерым татар милли-лингвистик берлеге өчен хезмәт итә. Әлеге домен, беренче чиратта, татар телендә сөйләшүче мәдәни берлек өчен булдырылган.



Доменның фаразланган кулланучылары – татар кешеләре, татар телендә сөйләшүче берләшмәләр, шулай ук татар тарихы, мәдәнияты, икътисады һәм башкалар белән кызыксынучылар, .TATAR доменында киләчәктә теркәләчәк домен исемнәрен кулланып булдырылган почта системалары һәм башка сервислар белән файдаланучылар, чөнки алар үзләрен татар дип саныйлар яисә үзләрен татарларга тиңлиләр. Шулай итеп, домен киң аудиториягә хезмәт итә:

  • Татарстан Республикасы резидентлары;
  • Россия Федерациясе яки БДБ илләре резидентлары булган татарлар;
  • Башка илләрдә яшәүче татарлар;
  • Татарстан теле, тарихы һәм башкалар белән кызыксынучы фәнни берләшмәләр, студентлар һәм башка юридик һәм физик кулланучылар;
  • Татарлар ихтыяҗлары өчен товарлар җитештерүче һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләр;

Доменның мөһим максаты бар - татар булмаган берләшмәләр вәкилләренә Татарстан Республикасы белән танышу, аның социаль, милли, тарихы үсеше турында мәгълүматларны җиткерү, шулай ук коммерциячел, мәдәни, лингвистик мөмкинлекләре белән танышу мөмкинлеген тәэмин итү. Шул рәвешле домен кулланучылар рәтенә глобаль аудиторияне дә җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.